LyricFind Logo
LyricFind Logo
Profile image icon
Lyric cover art

Бул янымда

Apple Music logo
Deezer logo
Spotify logo
Lyrics
Күпме юллар язган икән узасы
Сине яңадан үземә табырга.
Ике йөрәк ерак дарья арасын
Мәңгегә ялгарга

Әллә инде әллә күкләрдә
Кавышкан җаннар да бу жирдә
Бер берсен табалмый туктамый?
Әллә инде әллә күкләрдә
Кавышкан җаннарга бу җирдә
Сөюсез яшәп булмый, булмый?

Яңа таңнар аткан чагында
Уйлар хаман сиңа ашкына
Бул янымда
Янымда бул гына!

Син терәгем минем дөньяда
Югалма тик, зинһар, югалма
Бул янымда
Янымда бул гына!

Төшем булсаң, кабатлан хаман хаман
Өн булсаң, югалма янымда кал
Син минем күкләрдән сорап алган
Гомерлек яр

Әллә инде әллә күкләрдә
Кавышкан җаннар да бу жирдә
Бер берсен табалмый туктамый?
Әллә инде әллә күкләрдә
Кавышкан җаннарга бу җирдә
Сөюсез яшәп булмый, булмый?

Яңа таңнар аткан чагында
Уйлар хаман сиңа ашкына
Бул янымда
Янымда бул гына!

Син терәгем минем дөньяда
Югалма тик, зинһар, югалма
Бул янымда
Янымда бул гына!

Булды, булды, булды
Яра тулы йөрәгем
Син килдең дә уянды
Бәхет өчен күпне сорамам
Тик онытма
Сине яратам

WRITERS

Ulaksin Radik Mukharlamovic, Anna Nikolaevna Popova, Guzel Khakimova Askarovna

PUBLISHERS

Lyrics © Broma 16

Share icon and text

Share


See A Problem With Something?

Lyrics

Other