LyricFind Logo
LyricFind Logo
Profile image icon
Lyric cover art

Уз юлым

Apple Music logo
Deezer logo
Spotify logo
Lyrics
Җиңелгән чак була
Җигелгән чак була
Тормыш булгач була барысы
Җиргә килгәч кеше
Көтә эшләр эше
Үз юлыңны үзең сайлыйсы
Юллар төрле, төрле
Сикәлтәле, гөлле
Адашмыйча барган бик сирәк
Юллар үткән чакта
Бәхет көткән чакта
Өмет белән типсен һәр йөрәк
Юллар төрле, төрле
Сикәлтәле, гөлле
Адашмыйча барган бик сирәк
Юллар үткән чакта
Бәхет көткән чакта
Өмет белән типсен һәр йөрәк
Канатлы чак була
Күңелгә нур куна
Баш югалтмый ничек калырга?
Үз юлыңнан барсаң
Татлы хистә янсаң
Ни эшләргә җае табыла
Юллар төрле, төрле
Сикәлтәле, гөлле
Адашмыйча барган бик сирәк
Юллар үткән чакта
Бәхет көткән чакта
Өмет белән типсен һәр йөрәк
Сүрелгән чак була
Бөгелгән чак була
Сулыш, хәтта тыннар каплана
Ныклы көчләр кирәк
Югалмасын теләк
Үз юлыңнан сынмый атларга
Юллар төрле, төрле
Сикәлтәле, гөлле
Адашмыйча барган бик сирәк
Юллар үткән чакта
Бәхет көткән чакта
Өмет белән типсен һәр йөрәк
Юллар төрле, төрле
Сикәлтәле, гөлле
Адашмыйча барган бик сирәк
Юллар үткән чакта
Бәхет көткән чакта
Өмет белән типсен һәр йөрәк
Өмет белән типсен һәр йөрәк

WRITERS

Айгуль Валиуллина, Рамиль Асхадуллин

PUBLISHERS

Lyrics © Iricom US Ltd

Share icon and text

Share


See A Problem With Something?

Lyrics

Other