Әйтерсең лә вакыт бик күп
Җил-давылларга ул бирешми
Шул җилләр канатына утырып
Ашыга ул вакыт үткәнен сизми
Яшьлектә вакыт үткәне сизелми
Йөрәккә хыяллар тынгылык бирми
Яфраклар саргайган чакта да
Күңел бакчасы һаман да яшел
Донъя куып яшәү дөрес түгел
Һәр мизгел кадерле, тоя бел
Нинди кыллар чиртте, бәгърем
Яшьлек, гомерең кыска синең
Мәхәббәт - ул үзе иске нәрсә
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта
Тиле яшьлек ярты гомерен бирә
Яшьлектә вакыт үткәне сизелми
Йөрәккә хыяллар тынгылык бирми
Яфраклар саргайган чакта да
Күңел бакчасы һаман да яшел
Донъя куып яшәү дөрес түгел
Һәр мизгел кадерле, тоя бел
Нинди кыллар чиртте, бәгърем
WRITERS
Хади Такташ, Илхам Шакиров, Накый Исанбат, Айназ Ахунов, Земфира Файзуллина