Чәчкәләрнең нигә кирәге бар
Чәчкәләрнең нигә кирәге бар
Нәрсә соң ул күктә янган кояш
Нәрсә соң ул күктә янган кояш
Син янымда булган чакта гына
Матур җырлар туа күңелемдә
Син янымда булган чакта гына
Матур җырлар туа күңелемдә
Эчкерсез саф мәхәббәтем минем
Юлдаш булсын синең юлыңда
Эчкерсез саф мәхәббәтем минем
Юлдаш булсын синең юлыңда
Тормыш юлын бергә башлаганбыз
Ахыргача бергә булыйк без
Тормыш юлын бергә башлаганбыз
Ахыргача бергә булыйк без
Авырлыклар килсә, бергә уртаклашыйк
Шатлыкларны бергә бүлик без
Авырлыклар килсә, бергә уртаклашыйк
Шатлыкларны бергә бүлик без