Соңга калдың, юллар ябылган
Соңга калдың, буласы булган
Нигә бүген, килеп йөрисең
Нигә бүген, бәхет телисең
Кирәк түгел, сөям дигәнең
Кирәк түгел, кайтам, дигәнең
Булды,җитте, хәзер мин башка
Яратам диеп йөрәкне алдама
Эзләмә мине, чыкма син алдыма
Кагылма минем яралы җаныма
Ябып куйдым, дәфтәр битемне
Ябып куйдым, хәтер дигәнне
Язам хәзер, башка җырларны
Зинһар дәшмә, килмә яныма
Яратам диеп йөрәкне алдама
Эзләмә мине, чыкма син алдыма
Кагылма минем яралы җаныма
Яратам диеп йөрәкне алдама
Эзләмә мине, чыкма син алдыма
Кагылма минем яралы җаныма