LyricFind Logo
LyricFind Logo
Profile image icon
Lyric cover art

Мелодия

Apple Music logo
Deezer logo
Spotify logo
Lyrics
Чык тамчылары булып иреннәреңә
Тамасым килә,
Күзләремнең чагылышын күзләреңдә,
Табасым килә.
Йөрәкләргә сөю теләп яңгыр ява,
Бу мелодия.
Әйтмәсәң дә артык сүзләр, сине минем,
Җаным тоя.

Кушымта:
Мелодия тынмый, тынмый.
Безнең өчен генә ул уйный.
Ишетәсеңме сөйгәнем,
Ишетәсеңме сөйгәнем,
Ул бит безнең йөрәк җырлый.

Җәй җилләре булып чәчләреңә каглып
Үтәсем килә.
Юлларымда сине генә өзлеп сагнып
Көтәсем килә.
Мәхәббәттән йөрәк җырлый әйтерсең лә
Бу мелодия.
Кулларымда синең кулың, йөрәгемә
Җиһан сыя.

Кушымта:
Мелодия тынмый, тынмый.
Безнең өчен генә ул уйный.
Ишетәсеңме сөйгәнем,
Ишетәсеңме сөйгәнем,
Ул бит безнең йөрәк җырлый.

йөрәк җырлый
уйный мелодия
йорәк җырлый,
ишетәсең ме сөйгәнем?

PUBLISHERS

Lyrics © Iricom US Ltd

Share icon and text

Share


See A Problem With Something?

Lyrics

Other