Язмыш микән безне очраштырды
Кузләребез меңнәр арасыннан
Бер берләрен табып куреште
Мин барлыгын син белмәдең
Мин барлыгын син белмәдең
Уз юлыңнан кабат китеп бардың
Дәвам иттем мин дә юлымны
Саубуллашкан чакта тоялмадым
Мин барлыгын син белмәдең
Мин барлыгын син белмәдең
Ә йөрәктә нидер торып калды
Сунмәс очкын, янган ут микән
Очрашырбыз диеп өмет итәм
Очрашырбыз микән, юк микән
Мин барлыгын син белмәдең
Мин барлыгын син белмәдең