Язлар, язлар алып килә назлар
Сиһри нурлар сибә дөньяга
Шатлык булып, илһам булып килә
Бу җанымнан шигъри моң ага!
Язлар, язлар йөрәк җилкенүдән
Хисләр сыймый күңел ярына!
Язлар, ташкын аның кочагында
Язлар, язлар саф мәхәббәт килер
Җанга шатлык нуры таратыр
Сөю назга, бәхетләргә төргән
Бу язларны һәркем яратыр!
Язлар, язлар йөрәк җилкенүдән
Хисләр сыймый күңел ярына!
Язлар, ташкын аның кочагында
Язлар, язлар алып килә назлар
Сиһри нурлар сибә дөньяга
Шатлык булып, илһам булып килә
Бу җанымнан шигъри моңа ага!
Язлар, язлар йөрәк җилкенүдән
Хисләр сыймый күңел ярына!
Язлар, ташкын аның кочагында
Язлар, ташкын аның кочагында