LyricFind Logo
LyricFind Logo
Profile image icon
Lyric cover art

Халкым

+12 Others

Apple Music logo
Deezer logo
Spotify logo
Lyrics
Нинди гүзәл, матур минем халкым
Сәхнәләргә килеп чыга балкып
Һай, кызлары!… сылулардан сылу
Эх, егетләр! бәхет - татар булу
Эх, туганнар! бәхет - татар булу
Нинди гүзәл, матур минем халкым
Күз карашы күңелемә якын
Талантка бай һәрбер кызы, улы
Җырларында сандугачлар моңы
Җырларында сандугачлар моңы
Нинди гүзәл, матур минем халкым
Гореф-гадәт, йолалары алтын
Бәйрәмнәре - нинди олы аның
Сабантуе әйләнә җир шарын
Сабантуе әйләнә җир шарын
Нинди гүзәл, матур минем халкым
Кызлар - кояш, егетләре - ялкын
Шанлы тарих ята тамырында
Исеме зур, эзле җир шарында
Исеме зур, эзле җир шарында
Нинди гүзәл, матур минем халкым
Яшәр мәңге җир йөзендә балкып
Яшәр мәңге җир йөзендә балкып
Яшәр мәңге җир йөзендә балкып

WRITERS

Вил Усманов, Наиль Касимов

PUBLISHERS

Lyrics © Iricom US Ltd

Share icon and text

Share


See A Problem With Something?

Lyrics

Other

From This Artist