Яз булып минем җылыттың җанны
Хәзер ялгыз каршылыйм салкын таңны
Көзнең сары очкан яфраклары
Синсез үткән көннәремнең саны
Үз уйларымнан кая качырга
Арды күңел буш хыялда очырга
Беләм кирәк хәтирәне бикләп
Әйт миңа, иркәм, җавапсыз сөю
Бирелгәнме, ялгызым янып көю?
Язмаганмы күзләреңә карап
"син - минеке, мин -синеке" дию
Үз уйларымнан кая качырга
Арды күңел буш хыялда очырга
Беләм кирәк хәтирәне бикләп