LyricFind Logo
LyricFind Logo
Profile image icon
Lyric cover art

Жиде жил артыннан

Apple Music logo
Deezer logo
Spotify logo
Lyrics
Ашкынып еракка, шом салып йөрәккә
Офыклар артына югалдың
Җилләрне иш иттем, тавышың ишеттем
Кайтаваз артыннан юл алдым
Җиде җил артыннан ашкынам, талпынам
Әйтерсең, йолдыздай атылам
Менәрмен, төшәрмен, диңгезләр кичәрмен
Табармын җиде күк катыннан
Җиде җил җилкәндәй, акбүз ат җиккәндәй
Очабыз син киткән якларга
Януны, көюне, сыналган сөюне
Хакың юк беркайчан таптарга
Җиде җил артыннан ашкынам, талпынам
Әйтерсең, йолдыздай атылам
Менәрмен, төшәрмен, диңгезләр кичәрмен
Табармын җиде күк катыннан
Җитездер җилләрем, җилләрем - җилкәнем
Сагышым җилләргә сибелә
Барлыгың җиһанда, син кайда булсаң да
Яшәргә көч бирә күңелгә
Җиде җил артыннан ашкынам, талпынам
Әйтерсең, йолдыздай атылам
Менәрмен, төшәрмен, диңгезләр кичәрмен
Табармын җиде күк катыннан
Табармын җиде күк катыннан

WRITERS

Айгуль Валиуллина, Хамид Маткаримов

PUBLISHERS

Lyrics © Iricom US Ltd

Share icon and text

Share


See A Problem With Something?

Lyrics

Other